Бүген Марий Эл Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Евстифеев Татарстан Республикасы Әлки һәм Алексеевск муниципаль районнарында булды.
Эш сәфәре барышында аның белән бергә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов һәм «Звениговский» СПК рәисе Иван Казанковйөрделәр.
Әлки районында Александр Евстифеев «Хузангай” ҖЧҖ терлекчелек фермаларының эше белән танышты. Аңа, хуҗалыкта 5189 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 1155 сыер бар, дип сөйләделәр. Агымдагы елның 4 аенда «Хузангай» ҖЧҖендә 1,4 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән. Бүгенге көндә 1 сыердан һәркөнне 15,5 кг сөт савып алына.
Соңгы 12 елда хуҗалыкны үстерүгә 3 млрд. сумга якын акча тотылган. Берничә объект – тегермән, пекарня,көнбагыш мае җитештерү цехы, 16 ашлык склады, ашлык киптерү цехы һәм башкалар төзелгән. Предприятиедә һәркөнне уртача 3 тонна ярма әйберләре, 6 тонна он, 12 тонна көнбагыш мае җитештерелә,700 данә ипи пешерә.
Александр Евстифеев шулай ук көнбагыш маен чистарту һәм иссезләндерү цехын һәм он тарттыру заводын карап чыкты.
Алексеевск районында Марий Эл Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Евстифеев «Алексеевское» НПда терлекчелек биналары төзелеше белән танышты. Монда 6 терлекчелек объекты төзелә, аларның һәркайсы 500 баш эре мөгезле терлек тотуга исәпләнгән.