2017 елның 28 апрелендә 14.00 сәгатьтә «Бөртекле сабан культуралары, кузаклы культуралар орлыкларын әзерләү» темасына онлайн-семинар узачак.
Әлеге чарада катнашу өчен Казан дәүләт аграр университетының Югары агрономия мәктәбе сайтына түбәндәге сылтама буенча керергә кирәк: http://consult.kazgau.ru/, аннары «Онлайн-семинарлар» бүлеге.
Уку барышында катнашучыларның сорауларына «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров һәм «ТатНИИСХ» ФДБФУнең сабан арпасын селекцияләү лабораториясе мөдире Василий Блохин җавап бирәчәкләр.
Булачак онлайн-семинар темасы буенча сорауларны agroconsult16@mail.ru электрон адресына алдан да җибәрергә мөмкин. Аларга җаваплар да семинар вакытында биреләчәк. Сорауларны шулай ук сайтта чара уза торган вакытта да бирергә мөмкин булачак.