Татарстанда көзге һәм күпьеллык үләннәргә ашлама кертү дәвам итә

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Татарстанда көзге һәм күпьеллык үләннәргә ашлама кертү дәвам итә. Бу елның 26 апреленә уҗым культураларына 216,2 мең га(планнан 38%) мәйданда ашлама кертелгән, күпьеллык үләннәргә– 163,8 мең га (33%) мәйданда.

Әлки районында уҗым культураларын ашламалау 19,7 мең га (77%) мәйданда башкарылган, Сарман районында – 15,8 мең га (75%), Зәй районында – 12,3 мең га (82%), Тәтеш районында – 11,5 мең га (67%).

Язгы чәчүгә Сарман, Зәй, Аксубай, Яңа Чишмә һәм Әлмәт муниципаль районнары кереште. Соңгы көннәрдә республикада чәчү барышына яңгырлар тоткарлык тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International