Татарстанда 4 районда сабан культураларын чәчүгә керештеләр

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Республикада 4 муниципаль район игенчеләре язгы чәчүгә керештеләр, болар – Сарман, Зәй, Аксубай һәм Яңа Чишмә районнары.

Бер үк вакытта көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру дәвам итә. Бу елның 24 апреленә көзге культураларның 177,1 мең га мәйданында (31%) ашлама кертелде, күпьеллык үләннәргә – 137,8 мең га (28%) мәйданда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International