2017 елның 25 апрелендә Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Бакчачылар берлеге конференциясе булачак.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин, Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары, муниципаль районнарының башкарма комитетлары вәкилләре катнашачак.
Чара 10.00 сәгатьтә башлана.