2017 елның 24 апреленнән 29 апреленә кадәр Татарстандапройдут 2016-2017 еллар чорында терлекләрне кышлату йомгаклары буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак. Максат – республика АПК оешмаларына сыйфатлы, туклыклы терлек азыгы әзерләү буенчатехнологик процессларны оештыруда ярдәм итү, терлекләрнең баш санын саклап калу һәм арттыруны тәэмин итү, терлекчелек продукциясен җитештерү темпларын арттыру.
Семинарлар уздыруда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш дәүләт ветеринария идарәсе, Татарстан Республикасының «Республика ветеринария лабораториясе» ДБУ һәм «Элита» баш нәсел предприятиесе» ААҖ белгечләре катнашачак.
24 апрельдә – семинар-киңәшмә Татарстан Республикасы Тәтеш районында, 25апрельдә – Балтач районында, 26 апрельдә – Теләче районында, 27 апрельдә – Актаныш районында, 28 апрельдә – Баулы районында, 29 апрельдә – Аксубай районында узачак.