Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында 20 кеше кече ветеринария белгечләре фазыйфаларын башкару хокукын бирә торган сертификатлар алдылар.
Өйрәтү курслары “Спас районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ базасында узды. Уку барышында Н. Э. Бауман ис. КДВМА һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре чыгышлар ясадылар.
Курсларга килүчеләр терлекләрдә була торган йогышлы авырулар һәм аларны дәвалау ысуллары турында, сыер бозаулаганда килеп чыга торган көтелмәгән очракларда ярдәм итү нигезләре, бозаулаганнан соң өзлегүләрне дәвалау, яшь терлекләрдәге йогышсыз авырулар турында мәгълүмат алдылар. Моннан тыш, алар төрле авырулар килеп чыкканда беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү күнекмәләренә, ветеринария инструментлары белән эшләргә өйрәнделәр.
Бу атнада шундый өйрәтү курслары Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы белгечләре өчен уздырыла.