Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Әсән” ҖЧҖендә һәркөнне 8 тоннага якын сөт савып алалар. Бер сыердан уртача көнлек савым 20 кг тәшкил итә.Хуҗалыкта 676 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шулардан 399ы - савым сыеры.
“Әсән” ҖЧҖ директоры әйтүенчә, монда эре мөгезле терлекләрне тукландыру технологиясенә зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә «Мустанг» компаниясе белән тыгыз хезмәттәшлек алып барыла. «Моннан тыш, без даими рәвештә BLGG лабораториясендә җентекле анализлар үткәрәбез, шуннан соң алынган белешмәләр нигезендә безнең консультантлар терлекләрне тукландыру рационын төзиләр, – дип билгеләп үтте Зөлфия Габдрахманова. – Гел укырга, өйрәнергә, бу юнәлештәге яңалыклар белән танышырга тырышабыз. Кыш көне тәҗрибә туплау өчен башка авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дә чыгабыз».
«Әсән” ҖЧҖендә киләчәктә сөт эшкәртү белән дә шөгыльләнергә уйлыйлар.