Татарстанда сөтчелек юнәлешендәге кече фермалар төзү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

2017 елда Татарстанда сөтчелек юнәлешендәге кече фермалар төзү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Әлеге дәүләт ярдәме авыл халкының эшлекле активлыгын үстерүгә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда савым сыерлары санын саклап калуга һәм арттыруга юнәлдерелгән.

Мәсәлән, Чирмешән муниципаль районында узган ел кече фермалар төзүгә бәйле чыгымнарны кайтаруга 28 кеше 5,4 млн. сум күләмендә субсидияләр алдылар. Мондый ярдәмнән Балтач районында 27 һәм Мөслим районында 18 шәхси хуҗалык файдаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International