Татарстанда 15 районда язгы кыр эшләренә керештеләр

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда 15 муниципаль районда игенчеләр язгы кыр эшләренә керештеләр. Көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне ашламалау Әлки, Апас, Арча, Чүпрәле, Зәй, Зеленодольск, Лаеш, Мөслим, Яңа Чишмә, Питрәч, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай һәм Чистай муниципаль районнарында алып барыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, 2017 елның 13 апреленә көзге культураларга 5,3 мең га мәйданда ашлама кертелгән (планнан 0,9%), күпьеллык үләннәргә – на площади 3,8 мең га (0,8%) мәйданда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International