Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» программасы буенча конкурс игълан итте

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 – 2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алуны уздыру турында конкурс игълан итте.

Документлар һәм гаризалар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан 2017 елның 12 апреленнән 11 маена кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 бүлмә, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

Тулырак мәгълүмат алу өчен 8 (843) 221-76-85 һәм 8 (843) 221-76-54 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International