Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре #ЭКОвесна2017 акциясенә кушылдылар

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре #ЭКОвесна2017 акциясенә кушылдылар. Белгечләр Игенчеләр сарае каршындагы скверны төзекләндерделәр һәм Министрлык тирәсендәге территорияне тәртипкә китерделәр.

Татарстанда санитар-экологик икеайлык 1 апрельдә башланды. Территорияләрне чистарту буенча шимбә өмәләре республиканың һәр районында һәм шәһәрендә уза. Әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешләрен экологик хәрәкәтләр активистлары, иҗтимагый, дәүләт һәм коммерциячел оешмалар вәкилләре, мәктәп укучылары һәм студентлар кертәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International