«Бөтенроссия кыр көне – 2017» күргәзмәсендә авыл хуҗалыгы техникасын күрсәтү планлаштырыла

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

2017 елның 5-7 июлендә Татарстанда «Бөтенроссия кыр көне – 2017» инновацион агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Форум кысаларында авыл хуҗалыгы техникасын күрсәтү планлаштырыла. Чараның форматы турында “Идел буе машина сынау станциясе» («Поволжская МИС») ФДБУ директоры Вадим Пронин һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов очрашуында фикер алыштылар.

«ТатНИИСХ» ФДБМУнең тәҗрибә кырларында туфрак эшкәртү агрегатлары һәм тракторлар сынау узачак. Фикер алышу барышында техниканы күрсәтү шартларына, машиналар санына кагылышлы мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International