Санкт-Петербургта InterFood St. Petersburg азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләре күргәзмәсе узачак

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

2017 елның 19 – 21 апрелендә Санкт-Петербург шәһәрендә InterFood St. Petersburg азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләре күргәзмәсе узачак.

InterFood St. Petersburg – җитештерүчеләр һәм продукция җиткерүчеләр (поставщиклар) белщн күпләп сату итүче предприятиеләр, бәйсез һәм берәмләп сату челтәре вәкилләре, шулай ук Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге предприятиеләре, азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр ассортиментын киңәйтү һәм яңарту белән кызыксынучы затлар арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштыру өчен нәтиҗәле бизнес-мәйданчык ул.

2016 елдагы күргәзмәдә Белоруссия, Һиндстан, Казахстан, Кытай, Таиланд һәм Россиядән 68 компания катнашкан иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International