Россельхозбанкның Татарстан филиалы төбәктә язгы кыр эшләрен финанслауга 2,7 млрд.сум акча бирде. Шуннан 2,6 млрд. сумы ташламалы кредитлау механизмы кысаларында бирелде, шул исәптән МСБ сегменты клиентларына – 200 млн. сум.
Кредит акчалары аграрчыларга чәчүгә үз вакытында әзерләнергә, тиз арада орлыклар, үсемлекләрне яклау чаралары, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары сатып алырга һәм агымдагы мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирде.
“Россельхозбанк” АҖ, тармак банкы буларак, авыл хуҗалыгын кредитлауга аерым игътибар бирә һәм аграрчыларның заем ресурсларыннан файдалануын арттыру юнәлешендә системалы эш алып бара», – дип, билгеләп үтте банкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова.