АПК белгечләре өчен вакансияләр ярминкәсе

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервисинститутында республиканың АПК предприятиеләре вәкилләре белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылны социаль үстерү буенча урынбасары Марат Җәббаров, институт директоры Сергей Яхин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлекләре башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Очрашуны Сергей Яхин ачты. «Безнең чараның максаты – сезгә эшегездә үсәргә һәм тормышыгызны көйләргә булышу, – диде ул, чыгарылыш студентларына мөрәҗәгать итеп. – Бүгенге тормыш шактый катлаулы һәм үзгәреп торучан, шуңа күрә анда үз урыныңны табу җиңел түгел. АПК системасында кадрлар белән хәлләр элек тә катлаулы иде, бүген дә шәптән түгел».

Аннары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылны социаль үстерү буенча урынбасары Марат Җәббаров чыгыш ясады. Ул республиканың аграр тармагының бүгенге торышы турында сөйләде һәм АПК тармагының яшь белгечләренә һәм аграр уку йортлары студентларына күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чараларына җентекләп тукталды. Максатчан программа буенча укучылар 10 мең сум күләмендә стипендия алырга мөмкин. Югары уку йортларын тәмамлап, АПК предприятиеләренә эшкә урнашкан яшь белгечләргә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бер мәртәбә 300 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтә, моннан тыш, аларның хезмәт хакына беренче эш елында 7500 сум өстәмә түләнә. Марат Җәббаров авылда торак шартларын яхшырту программасы турында да сөйләде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновационтехнологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин, бүген тармакта кадрлар җитешми, дип билгеләп үтте – агрономнар, инженерлар һәм икътисадчылар кирәк, диде ул. Татарстанның авыл хуҗалыгы елдан-ел камилләшә һәм фәнни караш булуны таләп итә, шуңа күрә югары квалификацияле кадрларга мохтаҗлыкактуаль булып кала.

Аннары потенциаль эш бирүчеләр сүз алды: «Ак Барс» ХК” ААҖ, «Агрокөчләр төркеме» АҖ, «Бөреле» ЯАҖ, «Аксу Агро» ҖЧҖ, «Союз-Агро» ҖЧҖ, «Ильхан» ҖЧҖ, «Гаянов» КФХ, Балтач районыннан «Кама» АХҖКвәкилләре чыгыш ясадылар. Алар үзләренең предприятиеләре, хезмәт шартлары һәм яшәү шартлары турында сөйләделәр.

Очрашудан соң студентлар эш бирүчеләргә сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International