2017 елда Татарстанда 100 һәм 200 башка исәпләнгән эре мөгезле терлекләр абзарларына капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 335 сыер абзарына капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Бу программада катнашучыларга чыгымнарның 30%ын республика бюджетыннан кайтару өчен 470,6 млн. сум акча каралган.
Әлеге программа 2014 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Өч ел эчендә 830 сыер абзары ремонтланды, алар өчен 4,5 млрд. сум акча тотылды (1,2 млрд. сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелде).