Республиканың Нурлат районыннан КФХ башлыгы беренче кыяр уңышын җыя

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Нурлат районының Якты Күл авылыннан КФХ башлыгы Рафис Фәйзуллин ябык грунтта яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнә. Бу көннәрдә ул беренче кыяр уңышын җыя.

Фермер яшелчәләрне ике теплицада үстерә, аларның гомуми мәйданы 600 кв.м. тәшкил итә. Биналар газ белән җылытыла.

«Узган елда 1 миллион сумлык продукция җитештердек, – дип сөйләде Рафис Фәйзуллин. – Планда –өченче теплица төзү. Максатка ирешү өчен “Яшь фермерларга ярдәм” программасында катнашырга җыенам, кирәкле документларны җыя башладым инде».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International