Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының «СХП “АгроАктив” АХП» ҖЧҖ механизаторлары көзге культураларны тукландыруга керештеләр. «Бу эшкә кичә керештек, 70 га мәйданда көзге культураларга ашлама кертелде, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Алмаз Харисов. – Эшкә ике “Туман” агрегаты җәлеп ителде. Көзге культуралар 900 га мәйданда чәчелде».
Көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне ашламалауга шулай ук Буа районының «Авангард» ҖЧҖ, «Ямбулат» ҖЧҖ һәм Зәй муниципаль районының «Нива» ҖЧҖ игенчеләре дә кереште. Зәй муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре әйтүенчә, районда көзге культуралар 14,5 мең гектардан артык мәйданны били. Алар кыш уңышлы чыккан. Районда минераль ашламалар 9,4 мең тонна, ягъни гектарга 127,1 кг исәбеннән тупланган.