Кукмара районы кулланучылар җәмгыятендә берничә проектны тормышка ашырырга җыеналар. Шуларның берсе – җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән консервлар әзерләү. «Цехәзер, хәзер кирәкле җайланмалар алып, аларны урнаштырырга җыенабыз, – дип сөйләде райпо советы рәисе Илһаметдин Зарипов. – Ел саен 1 млн. 600 мең консерв банкасы әзерләүне планлаштырабыз. Бакча җиләкләрен дә, урман җиләкләрен дә халыктан сатып алачакбыз. Продукциянең бер өлешен туңдырачакбыз, моның өчен зур суыткыч камера сатып алдык».
Әзер продукция Татарстан шәһәрләренә Россия Федерациясенең башка төбәкләренә җибәреләчәк.
Икенче проект – терлек чалу һәм ит эшкәртү цехы мәйданчыкларын төзү. Илһаметдин Зарипов сүзләренә караганда, бүгенге көндә җир кишәрлеген алу мәсьәләсе хәл ителә.