Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында алдагы чорга терлекчелек тармагы бурычлары турында фикер алыштылар

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында алдагы чорга терлекчелек тармагы бурычлары турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә район башлыгы Александр Шадриков, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтҗанов, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Агымдагы елның 3 аенда районда 5,9 мең тонна сөт җитештерелгән (узган елның шушы чорына карата 102%). Эре мөгезле терлекләрнең көнлек уртача артымы 731 гр, туган бозаулар саны – 1926 баш. Март ае йомгаклары буенча һәр сыердан уртача 469 кг сөт алынган. «Чынлы» ҖЧҖендә бу күрсәткеч 843 кг тәшкил итә, «Ак Барс Чүпрәле” ҖЧҖенең «Яңа Әлмәле» һәм «Городище» филиалларында – 715 кг һәм 649 кг.

Александр Шадриков, эре мөгезле терлекләрне тукландыру технологияләрен үтәүнең, яшь терлекләрнең сакланышын тәэмин итүнең һәм терлекләрне баланслы тукландыруның мөһимлеген искәртеп, районның кайбер хуҗалыклары җитәкчеләренең эшен тәнкыйтьләп узды.

Киңәшмә барышында район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Әбәзов, «Чүпрәле районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ җитәкчесе Айрат Иматдинов һәм «Племя» ҖЧҖ директоры Закирҗан Буркиев чыгыш ясадылар. Чарада катнашучылар терлекләр өчен җәйге лагерьлар әзерләү һәм алдагы язгы чәүгә әзерлек мәсьәләләрен карадылар.

Март ае йомгаклары буенча түбәндәгеләр акчалата премияләр белән бүләкләнделәр: “Чынлы” ҖЧҖ белгечләре – баш зоотехник Марат Раимов, ветеринария табибы Альберт Миначев, “Ак Барс Чүпрәле” ҖЧҖеннән – «Татар Бизнәсе» филиалы директоры Дамир Сафин һәм “Зур Аксу” филиалының эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологы Валерий Шакин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International