Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармакларында бухгалтерлык исәбен камилләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Балтач районыннан фермер Сәйдәш Исрафилов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлекләр башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләре катнашты.
Үзләренең исәпкә алу-аналитик эшләре турында республиканың алдынгы хуҗалыкларының: Кукмара муниципаль районының Вахитов ис. АХҖК, «Урал» СХПК, Чүпрәле муниципаль районының «Чынлы» ҖЧҖ, Әтнә муниципаль районының «Шахтер» ҖЧҖ, Балтач муниципаль районының «Игенче» АХҖК баш белгечләре сөйләде.
Фикер алышу барышында Ришат Хәбипов, терлекчелекнең товар продукциясеструктурасында терлекчелек өлешенә 50% продукция туры килә, шуңа күрә җитештерелгән продукциягә чыгымнарның объектив исәпкә алынуына игътибарны арттырырга кирәк, дип билгеләп үтте.
Киңәшмә йомгаклары буенча, республиканың башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә исәпкә алу-финанс эшен камилләштерү буенча уңай тәҗрибәне таратырга кирәк, дигән карар кабул ителде.