Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Аналитик үзәге төзелде

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Аналитик үзәге эшли башлады. Бу бүлекчә “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге (РИВЦ)” ТР ДУП бүлеге базасында төзелде, моннан тыш, эшче төркемгә аграр юнәлештәге мәгариф оешмаларының хезмәткәрләре дә керде.

Аналитик үзәк республика районнарында авыл хуҗалыгы җитештерүенең торышы турындагы мәгълүматны анализлау, тармак үсеше резервларын фаразлау һәм ачыклау, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә һәм белгечләренә консультация ярдәме күрсәтү максатларында төзелде.

Үзәк эше авыл хуҗалыгы җитештерүе турындагы мәгълүматның объективлылыгын арттырачак, нәтиҗәлерәк идарәчел карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк, АПК оешмалары арасында үзара хезмәттәшлекне яхшыртачак һәм авыл хуҗалыгына алдынгы технологияләр кертүне тәэмин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International