Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында язгы кыр эшләренә әзерләнү мәсьәләләре буенча агроконференция узды

2017 елның 31 марты, җомга

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының «Каракашлы» ҖЧҖ базасында язгы кыр эшләренә әзерләнү мәсьәләләре буенча агроконференция узды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының лаборатория бүлеге мөдире Айгөл Габдрахманова, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Конференциядә катнашучылар авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары һәм үсемлекләрне яклау чаралары күргәзмәсен карадылар, орлык материалларын калибровкалау һәм фитоанализлау үзенчәлекләре белән таныштылар.

Чараның пленар өлешендә районда тармакның 2016 елгы эшенә йомгаклар ясалды һәм киләчәккә бурычлар куелды. Таһир Һадиев игенчеләргә язгы кыр эшләрен үткәрү һәм культуралар уңышын арттыру буенча күрсәтмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International