Татарстан Республикасы муниципаль районнарында авыл хуҗалыгы оешмаларының язгы кыр эшләрен уздыру буенча эш планнарын тикшерәләр. Кичә, 28 мартта, мондый чара республиканың Баулы районында узды.
Комиссия составына Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, район башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм районнның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәрит Кыямов кергән иде.
Район хуҗалыклары җитәкчеләре язгы чәчүгә әзерләнүнең барышы, чәчү мәйданнарының структурасы, авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары, минераль ашламалар белән тәэмин ителеш, техниканың әзерлеге турында сөйләделәр.
Тикшерү барышында районда минераль ашламаларның аз тупланган булуын билгеләп үттеләр – гектарга 33 кг чамасы гына. Тикшерү азагында Тәлгать Таһирҗанов авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә барлык башка эшләрне кыска срокларда башкарып чыгарга кушты.