Министрлыкта инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексында инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.

Фикер алышуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов,  Ришат Хәбипов, «Россельхозбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасарлары Ирина Жачкина, Оксана Лут, «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова, республиканың АПК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәне Марат Әхмәтов ачты. «Татарстанда тармакта уңышлы гамәлгә ашырылган проектлар буенча үрнәкләр күп, – диде министр. – Хәзерге вакытта кайбер авыл хуҗалыгы оешмалары эре терлекчелек комплекслары төзү һәм терлекләр санын арттыру исәбенә продукция җитештерү күләмнәрен арттыруны планлаштыралар».

Аннары Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре чыгыш ясадылар, алар инвестиция проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ирешкән уңышлары турында сөйләделәр. Шулар арасында “Таң” АХҖК җитәкчесе Алмаз Сибәгатуллин - ул 1000 башка исәпләнгән эре мөгезле терлекләр фермасын төзергә керешкән, «Тукай» ҖЧҖ директоры Илфат Хәкимов (1200 башка исәпләнгән сыер фермасы төзи),Н.Е.Токарликов ис. АҖнең генераль директоры Наил Лотфуллин (ирекле тоту өчен 1070 башка исәпләнгән сөт-товар фермасын төзи), «Агрокөч» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова (“Азнакай” агрофермасы” ҖЧҖендә 2000 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелә, “Зәй шикәре” ААҖенең киптерү бүлекчәсе реконструкцияләнә).

Очрашу барышында 2017 елда инвестиция проектларына дәүләт ярдәме, аграрчыларны кредитлау мәсьәләләре һәм башкалар хакында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International