Узган атна азагында Казанда “Аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы (ТИО) район бүлекчәләренең рәисләре һәм лидерлары өчен квалификация күтәрү курслары узды. Катнашучылар өч көн буена шактый яңалыклар белделәр һәм төрле мәйданчыкларда эшләделәр.
Авылда яшь белгечләргә ярдәм итү буенча гамәлгә ашырыла торган программалар турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре сөйләде. Оештыру эшләре һәм социаль үсеш бүлеге белгече Гөлсинә Галимуллина аграр уку йортларын һәм махсус урта уку йортларын тәмамлаучыларга ярдәм чаралары, яшь гаиләләргә торак бирү алгоритмы турында мәгълүмат бирде, ә кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәнис Рәфиков крестьян-фермер хуҗалыкларына һәм кооперативларга ярдәм программалары турында сөйләде.
Катнашучылар алдында шулай ук Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге вәкиле Алинә Сагадеева һәм Татарстан Республикасы ЯшьЛәр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге консультанты Филүзә Хәйруллина чыгыш ясадылар. Алар эшкуарларга һәм коммерциячел булмаган оашмаларга ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру механизмнары турында аңлаттылар.
«Троеточие» уңышлы үсеш үзәге директоры Наталья Никитина үткәргән тренингта “Аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы (ТИО) район бүлекчәләренең рәисләре һәм лидерлары PR-технологияләре һәм проектларны эшләтү ысуллары белән таныштылар. Моннан тыш, курслар кысаларындалекцияләр, «Татарстан Республикасында авыл туризмын үстерү» темасына түгәрәк өстәл һәм «Авылда социаль проектлау» конкурсы үткәрелде.
Укулар тәмамланганнан соң һәр катнашучыга сертификатлар тапшырылды.