Татарстан районнарында эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар өчен уку семинарлары уздыру дәвам итә

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Республиканың муниципаль районнарында эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар өчен уку семинарлары уздыру дәвам итә. Шушы көннәрдә шундый чара Менделеевск районында «Абалач» ҖЧҖ базасында узды.

Семинарда катнашучылар алдында районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Хадиуллин һәм “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУнең терлек үрчетү һәм ясалма орлыкландыру бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сәитов чыгыш ясадылар. Алар укырга килүчеләргә терлекчелекнең торышы һәм тармакның икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру, сыерларны Европа технологиясе буенча ясалма орлыкландыру үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Моңа кадәр шундый семинарлар республиканың Биектау, Тәтеш, Балтач, Тукай, Минзәлә һәм башка районнарында узган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International