Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча уку курслары узды. Укырга килүчеләр алдында район авыл хуҗалыгы идарәсе һәм “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе белгечләре чыгыш ясадылар.
Уку барышында эш урыннарында техника иминлеге кагыйдәләре һәм таләпләре, һөнәри авыруларны булдырмас өчен күрелергә тиешле чаралар һәм башка мәсьәләләр каралды. «Безнең төп бурыч –хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау, – диде “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУнең хезмәтне саклау буенча укыту-методика үзәге җитәкчесе Фәрит Әхмәтов. – Яшьли предприятиегә эшкә килгән таза-сау кеше пенсиягә дә сәламәт булып китәргә тиеш».
Барысы 65 кеше укыды. АПКда хезмәтне саклау кагыйдәләрен белүгә тикшерү узганнан соң, уку курсын узучыларга таныклыклар тапшырылды.