Казан Кремлендә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырылды

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Шимбә көнне, 18 мартта, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның иҗат һәм фән-техника зыялылары вәкилләренә, икътисадның һәм социаль өлкәнең төрлек тармакларында эшләүче алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

Дәүләт бүләкләрен тапшыруга керешкәнче Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт алдынгыларын бүләкләүне Кремльдә уздыруның матур традициягә әйләнеп баруын билгеләп үтте. “Икътисадтагы булган кыенлыкларга да карамастан, Татарстанда президент хуплаган утыздан артык программа уңышлы гамәлгә ашырыла, - диде Дәүләт Советы Рәисе. – Икътисадның һәм социаль тормышның күп тармаклары буенча безнең республика Россия төбәкләре арасында алдынгылардан санала. Болар – төзелеш һәм авыл хуҗалыгы, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, машина төзелеше һәм авиатөзелеш кебек юнәлешләр. Социаль өлкәдә без торак фондын ремонтлау, беренчел медицина хезмәте күрсәтү системасын модернизацияләү, авыл клубларын һәм мәктәпләр төзү һәм ремонтлау буенча барлык программаларны үти алдык. Барлык бу казанышларда сезнең һәрберегезнең хезмәт өлеше бар, шуның өчен сезгә рәхмәтлебез”.

Фәрит Мөхәммәтшин чит илләр санкцияләренең безнең авыл хуҗалыгы өчен ни дәрәҗәдә файдалы булуы турында әйтеп үтте. “Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт зур ярдәм күрсәтә, - диде ул. – Авыл халкының эшчәнлек активлыгын арттыру һәм эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүгә 2016 елда 2 миллард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бездә авыл хуҗалыгы продукциясенең 52 проценттан артыгы хосусый һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелә башлады”.

Дәүләт Советы Рәисе уйлавынча, халык республика җитәкчелегенең барлык эшләрен дә хуплый, бу үткән сайлаулар нәтиҗәләрендә дә, социаль-икътисадый үсеш йомгакларында да ачык күренә. “Халкыбызның хезмәт сөючәнлеге, даими тотрыклылыкка омтылышы һәм җәмгыятебезнең татулыкка тугрылыгы Татарстанның киләчәктә дә көндәшлеккә сәләтле республика булып калуына ышаныч тудыра”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген дәүләт бүләкләре Татарстаннан 49 кешегә тапшырылды. Аларның кайберләренә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә ордены медале, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен»,«Фидакарь хезмәт өчен» медальләре бирелде һәм күбесе мактаулы исемнәргә лаек булдылар.

Шулар арасында АПК хезмәткәрләре дә бар иде: «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исемгә “Кама Тамагы” ҖЧҖенең сыер савучысы Татьяна Оленичева лаек булды, «Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре” исеменә – «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ технологы Татьяна Рождественская, «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә – «Ак Барс Чүпрәле” ҖЧҖенең әйдәүче зоотехнигы Зәкиулла Усманов, «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» исеменә – «Заря агрофирмасы» ҖЧҖ механизаторы Николай Николаев, «Татарстан Республикасының атказанган юристы» исеменә Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең хокук эше бүлеге башлыгы Гөлнара Уваева лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International