Марат Әхмәтов: «Стратегия-2030»да 2 млн. тонна сөт һәм 700 мең тонна ит җитештерү бурычы куелган, ә моның өчен нәсел эшен яхшыртырга кирәк

2017 елның 18 марты, шимбә

Татарстан Республикасындагы нәсел хуҗалыкларының торышы турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

Республикада 83 нәсел хуҗалыгы бар, шул исәптән 18 нәсел заводы һәм 65 репродуктор. Нәсел хуҗалыкларының күп өлеше сөт терлекчелегенә туры килә, алар – 62, шул исәптән 15 нәсел заводы. Ит юнәлешендә – 4 нәсел репродукторы.

Дуңгызчылык, ат үрчетү һәм җәнлекчелек юнәлешендә – һәркайсында 3әр, сарыкчылык һәм кошчылыкта 2шәр нәсел хуҗалыгы.

Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, республикада сөтчелек юнәлеше өч нәсел тармагы буенча үсеш алган – голштин, татар холмогоры һәм кара-ала-кола.

Татарстанда сөтчелек юнәлешендәге эре мөгезле терлекләр 24% тәшкил итә (Россия буенча – 13%), шуннан35%ка якыны еллык сөт күләмен бирә. Әлеге категория терлекләренең күпчелек өлеше республиканың төньяк районнарында исәпләнә.

Монда Әтнә районы лидерлыкны тота, анда барлык хуҗалыклар нәселле токымнардан тора, - диде Марат Әхмәтов.

«Балтач районында район сөтенең 100%ын диярлек – нәселле хуҗалыклар бирә, Кукмара һәм Мамадыш районнарында – 60%тан артыгын. – Бу районнарда продуктивлык та мактанырлык – бер сыерга 6000 кг, –дип төгәлләштерде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе. –Әмма шул ук вакытта Тукай, Питрәч, Арча, Яшел Үзән, Югары Ослан, Әлки районнарында нәселле хуҗалыклардан бер сыердан алынган сөт күләме бары тик 4600 - 5300 кг гына тәшкил итә».

Республиканың 22 хуҗалыгында нәселле хуҗалыклар бөтенләй юк, нәтиҗәдә – сыерларның продуктивлыгы түбән, диде Марат Әхмәтов.

Моннан тыш, сыерлар саны күп булуга да карамастан, күп авыл хуҗалыгы инвесторларының да нәсел базасы юк.

«Төп сәбәп – терлекчелек фермаларының ветеринария ягыннан кимчелекләре булу, ә кайберләренең терлекчелеккә мөнәсәбәте. Нәсел хуҗалыкларына таләпләр зурдан куела, моны барысы да үти алмый», – дип саный министр.

«Россиядә иң күп санда терлек тотып та, нәселле сыерлар саны буенча без әлегә кадәр Ленинград, Мәскәү, Киров өлкәләре дәрәҗәсенә күтәрелә алмыйбыз, ә аларда нәселле терлекләр 50%тан артыгын тәшкил итә. Безнең бурыч – нәселле савым сыерлары санын 100 мең башка җиткерү. Моның өчен 2020 елга нәселле терлекләр саны елга кимендә 10 мең башка артырга тиеш. Алда зур бурыч тора, әмма үти алмаслык түгел. Һәм моны нәсел идарәсе районнар һәм инвесторлар белән белән бергәләп хәл итәргә тиеш», – диде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов нәсел хуҗалыкларында сөт җитештерүнең торышы турында кыскача мәгълүмат бирде.

Ул шулай ук, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм нәсел идарәсе (Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” казна учреждениесе”) шәхси ярдәмче хуҗалыкларның савым сыерларын ясалма орлыкландару буенча актив эшләячәк, дип әйтте. Республика шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 110 мең баштан артык сыер бар, генетика мөмкинлекләре кече хуҗалыкларның табышын арттыру өчен дә бик мөһим, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов, «Стратегия-2030» кысаларында республика терлекчеләре алдына 2 млн. тонна сөт һәм 700 мең тонна ит җитештерү бурычы куелган, ә моның өчен нәсел эшен яхшыртырга кирәк, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International