Татарстан Республикасы Буа муниципаль районыннан бакчачылар 44 сорт виноград үстерәләр

2017 елның 18 марты, шимбә

Буа шәһәреннән Роза һәм Петр Ванямовлар виноград үстерү белән шөгыльләнәләр.2016 елда бакчачылар аларның сортын 44кә җиткерделәр.

«Яшел, кызыл, кара, түгәрәк, озынча җимешле виноградлар үстерәбез. Тәлгәшләре 2-2,5килограммга җитә торган сортлар да бар, – дип сөйләде Роза. – Алар барысы да безнең шартларда үстерү өчен җайлаштырылган һәм август урталарыннан өлгерә башлыйлар».

Бакчачылар виноград сортларын башта үз участокларында сыныйлар, аннары башкаларга тәкъдим итәләр. Узган ел алар 600дән артык үсенте сатканнар.

«Минем төп ярдәмчем – ирем, – ди Роза. – Виноград согын ел буе эчәбез. Аны алма, слива, чия кушып әзерлибез. Бакчабызда шулай ук абрикос һәм кара слива үсә».

Бакчачы виноградны бакчаның кояш төшә торган ягында утыртырга киңәш итә. Үсентене утыртканда туфракка наратлыктан алынган җир өстәргә һәм аны бәйләргә кирәк, ди бакчачы. Башта үсентегә даими су сибеп торырга киңәш ителә. «Аның ботакларын өченче елда гына кисәргә кирәк», – дип ассызыклады Роза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International