Россиядә терлек итен кулланучылар базарында шактый зур өлешне сөтчелек юнәлешендәге эре мөгезле терлек ите алып тора, дип билгеләп үттеләр “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре. Европа һәм Төньяк Америка илләрендә эре мөгезле терлекләрне ит өчен махсус үстерәләр.
Соңгы елларда Татарстан Республикасында да ит терлеген арттыру буенча максатчан эш алып барыла. Шул юнәлештә эшләүче авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә шундый токымлы үгезләр сатып алуга чыгымнарның бер өлешен бюджеттан кире кайтаралар.
Бүгенге көндә Татарстанда ит юнәлешендә эре мөгезле терлекләр үрчетә торган 4 нәсел хуҗалыгы бар. Болар – Саба муниципаль районының “Мартен” агрофирмасы” ҖЧҖ», Арча муниципаль районының «Пионер НХ» ҖЧҖ, Балык Бистәсе районының «Логос» ҖЧҖ һәм Кама Тамагы районының “Кама Тамагы” АХП». Аларда барысы 2500 баш чиста токымлы терлек тотыла, шул исәптән 1100 баш сөт терлеге. 2017 елда предприятиеләр 100-120 баш нәселле үгез сатуны планлаштыралар. Бу хайваннарны крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм шәхси хуҗалыкларда чиста токымлы терлекләр үрчетү һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сыерларны яңа төр токым алу максатында сәнәгати аталандыру өчен алалар.
Сәнәгати аталандыру белән Татарстанда хәзерге вакытта 93 хуҗалык шөгыльләнә. 2016 елда аларда 9 меңнән артык бозау туган.