Казанда Татарстан умартачылары форумы узды

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Казанда Татарстан Республикасы умартачылары форумы узды. Аны «Умартачылык идарәсе» ДБУ һәм «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы (РОО) оештырдылар.

Форумда катнашучыларны “ТИПКА” өстәмә белем бирү ФДБМУнең фәнни эш буенча проректоры Владимир Фомин сәламләде. Аннары нотыклар белән «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Катков һәм «Умартачылык идарәсе» ДБУ генераль директоры Рәшит Сафиуллин чыгышлар ясадылар.

Рәшит Сафиуллин Татарстан Республикасында умартачылыкның торышы һәм аны үстерү перспективалары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, умартачылыкны үстерү өчен республика уңай табигый һәмикътисадый шартларга ия, ул баллы үсемлекләр табигый үскән авыл хуҗалыгы җирләренә бай. «Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында умартачылыкны үстерү буенча әйдәүче урыннарның берсен алып тора», – дип, басым ясады нотыкчы үз чыгышында.

«Умартачылык идарәсе» ДБУ умарта күчләрен тоту буенча алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү чараларын актив башкара. Республика умарталыкларында гадәттәге бал һәм балавыз продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүдән тыш, тагын пакетларда умарта күчләрен, умарта аналарын, серкәләр үрчетү, прополис, перга җыю белән дә шөгыльләнәләр.

Форум кысаларында шулай ук Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мәсьәләләре бүлеге башлыгы Фәнил Әхмәдуллин, «Казанмед» СПСК рәисе Радик Маликов, «Умартачылык сәнәгате” СЙ” (ТД «Пчелопром») ҖЧҖ вәкиле Рөстәм Гыйзәзов, “Лысонь”» СЙ” ҖЧҖ генераль директоры Константин Дмитриев һәм башкалар чыгышлар ясадылар.

Форум азагында бал кортларын тоту, умарталыкларны төзекләндерүдә заманча технологияләр һәм җайланмалар куллану һәм бал кортларыңда була торган авыруларны профилактикалау мәсьәләләре хакында фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International