Татарстанда әче туфракны известьлау мәсьәләләре буенча зона киңәшмәләре узды

2017 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе

Бу атнада Казан һәм Әлмәт шәһәрләрендә әче туфракны известьлау мәсьәләләре буенча зона киңәшмәләре узды.

Чараларда районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм «Татагрохим» ААҖ, “Татарский” үзәкагрохимия хезмәте станциясе (ЦАС)» ФДБУ, “Әлмәт” агрохимия хезмәте станциясе (САС)» ФДБУ белгечләре катнашты.

Киңәшмәләрдә һәр авыл хуҗалыгы оешмасы кысаларында 2017 елга әче туфракны известьлау программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышулар булды. Шулай ук агымдагы елга известьлау шартлары билгеләнде – туфракның әчелегеннән чыгып, чыгымнарның 20-30%ын хуҗалыклар түлиячәк.

Белешмә өчен. Туфракның әчелеген киметү – минераль ашламаларның үзләтерелүен арттыру, авыл хуҗалыгы культураларының тамыр системаын ныгыту өчен шартлар тудыру һәм туфракта булган тукландыру элементларын үсемлекләрнең төрле үсеш чорында дөрес куллану юлы белән чәчүлекләрнең уңдырышлылыгын арттыру резервы ул. Мисал өчен, туфракның әчелеге рН 4,5 булганда, азотны үзләштерү дәрәҗәсе  30%, фосфорны – 23%, калийны 33% тәшкил итә.

Туфракның әчелеген киметүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан ел саен 300 млн. сумга якын акча биреләБу сумма туфракның әчелеген бер дәрәҗәдә саклап калуга гына ярдәм итә, ә республикада мондый чәчүлек мәйданы 1364,2 мең га. «Татагрохим» ААҖенең район бүлекчәләре тарафыннан елга 65 мең гектардан артык чәчүлек мәйданы изветьлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International