Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районыннан КФХ башлыгы балык үрчетү белән шөгыльләнә

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Лаеш шәһәреннән КФХ башлыгы Илнур Батыршин 2012 елдан башлап мәрсин (осетр) балыгы төрләрен үрчетә.

Бүгенге көндә аның хуҗалыгында дүрт кеше эшли. Зур мичкә-бассейннардагы суныңтемпературасы оптималь дәрәҗәдә тотыла, су үзе кислород белән баетыла. Бу, шулай ук балыклар өчен махсус азык куллану балыкларны табигый шартлардагыга караганда тизрәк үстерә, ди Илнур Батыршин.

Узган ел Балыкчылык буенча федераль агентлык хуҗалыкның мөмкинлекләрен раслады, һәм КФХ башлыгы, маймычларны елгага чыгарып, балык ресурсларын арттыру белән шөгыльләнү хокукын алды.

«Товар балыгын үстерүдән тыш, без хәзер маймычлар үрчетү белән дә шөгыльләнәбез, – дип сөйләде Илнур Батыршин. – Безнең белән Татарстанның эре предприятиеләре ярыша. Алар бездән маймычлар сатып алалар һәм аларны Идел, Кама, Нократ елгаларына чыгаралар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International