Шимбә көнне Казанның ун сәүдә мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Мәскәү районындагы Г. Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендәге мәйданчыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов булып кайтты.
Әлеге ярминкәдә Буа муниципаль районының авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук “Ак Барс” холдинг компаниясе” АҖ, “Майский” теплица комбинаты» ҖЧҖ, «Татагролизинг» ААҖ вәкилләрк килгән иде. Сәүдә мәйданчыгына барысы 3,5 млн. сумлык продукция китерелгән, продукция төяп 51 машина килгән.
Ярминкәгә килгән кешеләр ит, балык, сөт, май, шикәр, сыр, он, ярмалар, бәрәңге, яшелчәләр һәм башка күп төрле продукция сатып алдылар.
«Килүчеләр бик күп. Алып килгән бөтен продукция сатылып бетте диярлек. Шәһәр халкы күбрәк сөт, он, йомырка, шикәр һәм ит сатып алды», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин.
Белешмә өчен. Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский бистәсендә сезон башланганнан бирле (бу елның 10 сентябреннән 3 декабренә кадәр) уздырылган 13 авыл хуҗалыгы ярминкәсендә республика авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 810,5 млн. сумлык продукция алып килгәннәр. Болар – 6640 т бәрәңге, 1232 т кәбестә, 393 т кишер, 326 т чөгендер, 2226 т башлы суган, 640 т сыер ите, 329 т дуңгыз ите, 299 т кош ите, 6667 мең данә йомырка, 757 т он, 1129 т шикәр комы, 73 т каты сыр, 86 т балык, шулай ук хайваннар өчен 536 т катнаш азык һәм башка товарлар.