«ТатНИИСХ» ФДБФУ белгечләре бәрәңгене саклау турында

2016 елның 19 ноябре, шимбә

«ТатНИИСХ» ФДБФУ белгечләре, күләме буенча бик күп булмаган бәрәңгене температурасы +2дән -4 градуска кадәр булган табигый вентиляцияле һәм һава дымлылыгы 90-95% булган бинада сакларга мөмкин, дип әйтәләр.

Бәрәңге саклана торган базда табигый вентиляция системасы булдырырга кирәк. Ул тышкы яктан эчкә салкын һава кертә һәм эчтән углекислый газлы җылы, дымлы һаваны тышка чыгара торган ике торбадан торырга тиеш. Беренче торба идәннән башланып, тышка җир өстенә чыгарга тиеш. Икенчесе баз түшәме астыннан башланып, тышкы якта баз капкачы кыегына чыгып туктарга тиеш. Ике торбаны базның капма-каршы ике очында урнаштыру дөресрәк була.

Кечкенәрәк базда, салкын һава кереп, бәрәңге “сулаганда” барлыкка килә торган җылы һәм дымлы һаваны алып чыксын өчен лазада кечкенә тишек калдырырга кирәк. Табигый вентиляция өемнең биеклеге 1–1,5 метрга кадәр булганда нәтиҗәле була. Ә өем биегрәк булганда, электр вентиляторлары куелган активвентиляция кулланырга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International