Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасында аквабиокультура технополисының потенциаль резидентлары белән киңәшмә узды.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Моратов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Осетр балыгы үрчетүчеләр берлеге президенты Александр Новиков, Су биологик ресурсларын җитештерү һәм арттыру мәсьәләләре буенча республика советы әгъзалары, буа хуҗалыклары җитәкчеләре, балыкчылык белән шөгыльләнүче шәхси эшкуарлар катнашты.
«Татарстанда аквакультураны торгызу һәм үстерү буенча күп эш эшләнә. Без уңышлы эшләп килүче балыкчылык хуҗалыклары тәҗрибәсен истә тотып, аквабиокультура технополисын үстерү концепциясен эшләдек», – диде Равил Моратов.
Осетр балыгы үрчетүчеләр берлеге президенты Александр Новиков, республиканың барлык сулыкларында диярлек (ясалмаларында да, табигыйләрендә дә) әлеге проектны гамәлгә ашырырга мөмкин, дип, билгеләп үтте. «Аквабиокультура технополисы – ул җирле урын түгел, – диде Александр Новиков. – Бүгенге көнгә бу бизнес белән кызыксындыру һәм потенциаль эшкуарларны моңа өйрәтү аеруча мөһим».
Аның әйтүенчә, бүгенгә кешеләрне өйрәтә торган оешма булдыру, аларга консультация бирү һәм урыннарга чыгу мәсьәләсен хәл итү бурычы куелган. «Аквакультураны азык базасыннан башка үстереп булмый. Моннан тыш, балык үрчетүче үз балыгын кая кую турында баш ватарга тиеш түгел, ул аны үстерү хакында гына уйларга тиеш», – дигән мәгълүмат бирде Александр Новиков.
«Казан дәүләт энергетика университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең «Су биоресурслары һәм аквакультура» кафедрасы мөдире, биология фәннәре докторы Марина Калайда балык хуҗалыгының мгариф кластерын булдыру буенча пилот проектын эшләргә тәкъдим итте. Кластерны «Су биоресурслары һәм аквакультура» кафедрасы базасында һәм “Г.И. Усманов ис. Чистай авыл хуҗалыгы техникумы”, “Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы”, “Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы”, “Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы” мәгариф оешмалары базаларында эшләргә тәкъдим ителә.
«Зәй балыкчылык хуҗалыгы» ҖЧҖ директоры Радик Сәләхов балык җитештерүне оештыру тәҗрибәсе белән бүлеште. «Безнең предприятие Россия балык хуҗалыклары ассоциациясе составына керә һәм миңа еш кына аквакультураны үстерү буенча киңәшмәләрдә, семинарларда катнашырга туры килә. Күп төбәкләр балык үрчетү буенча үз программаларын эшлиләр», – диде Радик Сәләхов. Нотыкчы ярдәм итү юнәлешләреннән балык үрчетү материалына һәм әзер товарны урнаштыруга, электр энергиясенә, катнаш азыкка, җитештерүне иминләштерүгә субсидияләр бирүне атап китте.
Алабуга районының крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Мәннур Нигъмәтҗанов төзелеш-монтаж эшләрен, аерым алганда, буалар хуҗалыкларын, ябык сулыкларны, сулыкларга капиталь ремонт ясауны, сулыкларны, балык үрчетү корылмаларын һәм биналарын субсидияләү буенча тәкъдим кертте.
Киңәшмә азагында аквабиокультура технополисын үстерү концепциясен эшләп бетерү турында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология министрлыгы, республиканың фәнни һәм башка оешмалары вәкилләре катнашында, эшче төркем төзү турында карар кабул ителде.