«Нармонка» ҖЧҖендә кәбестә җыю төгәлләнеп килә

2016 елның 14 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Нармонка» ҖЧҖендә 50 га җирдә кәбестә җыюны төгәлләп киләләр. Аны тагын 5 гектарда җыясы калды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгиз Миңнекаев әйтүенчә, кәбестәнең уртача уңдырышлылык 798 ц/га тәшкил итә.

Быел хуҗалыкта шулай ук 30 га кишер һәм 30 га чөгендер үстергәннәр. Кишерне 18,5 гектарда җыясы калган, чөгендер 20 га мәйданда калган.

Татарстан авыл хуҗалыгы оешмаларында 14 октябрьгә яшелчәләрнең тулаем җыемы 48,5 мең тонна тәшкил итә, алар 1,6 мең га мәйданда (77%) җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International