Татарстанда икенче тапкыр Бөтенроссия агродиктанты узды

2026 елның 29 мае, җомга

үген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында икенче тапкыр Бөтенроссия агродиктанты узды. Агродиктант яздыруның төп төбәк мәйданчыгы булган Игенчеләр сараенда 200дән артык кеше катнашты.

Татарстанда Бөтенроссия агродиктантын «Россия авылы» партпроекты кысаларында Россельхозбанк һәм республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә «Бердәм Россия» партиясе оештырды.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов билгеләп үткәнчә, агродиктант - ул аграр тармакны популярлаштыруга һәм авыл хуҗалыгын заманча, технологик һәм уку, эшләү һәм инвестицияләр өчен кызыктыргыч юнәлеш буларак формалаштыруга юнәлдерелгән федераль проект.

Аның әйтүенчә, агродиктант Россиянең барлык төбәкләрен дә колачлаячак – Төньякныэ балыкчылар поселокларыннан алып Кубань виноград бакчалары якларына кадәр.

«Бу диктант белемнәрне тикшерү генә түгел, ул авыл хуҗалыгы дөньясына тирәнрәк үтеп керү, аның нечкәлекләре һәм үзенчәлекләре турында күбрәк белү мөмкинлеге», - дип билгеләп үтте ул.

"Бердәм Россия"нең төбәк бүлеге секретаре урынбасары, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Гога Воронова, агродиктант уздыру инициативасы авыл территорияләрен үстерүгә, авыл тормышы белән кызыксынуга җәлеп итәргә һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыруга юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте. Әлеге чаралар турыдан-туры республиканың азык-төлек иминлеген ныгытуга һәм аның экспорт куәтен киңәйтүгә ярдәм итә.

Бүген катнашучылар үсемлекчелек һәм үсемлекләрне яклау, терлекчелек һәм нәсел эше, балык хуҗалыгы, цифрлаштыру, АПК продукциясен экспортлау блоклары буенча 30 сорауга җавап бирделәр. Моннан тыш, органик игенчелек, агротуризм, Россиянең азык-төлек иминлеген тәэмин итү, агросәнәгать комплексының тарихы һәм һөнәрләре мәсьәләләре буенча да сораулар бар иде. 2026 елда тематиканы «Авыл хуҗалыгы икътисады» дигән яңа бүлек белән киңәйттеләр.

Аграр диктант «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда ярдәм йөзеннән авыл хуҗалыгын заманча, уку, эшләү һәм инвестицияләр кертү өчен кызыклы юнәлеш буларак күрсәтүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International