Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты.
Вице-Премьер Дмитрий Патрушев үз чыгышында Министрлыкның 2025 елдагы эшенә нәтиҗә ясады һәм киләчәккә планнар билгеләде.
«Без ил тарихында өченче бөртеклеләр уңышын алдык. Чимал сөт җитештерү арттырылды, әзер продукцияне тотрыклы җитештерү тәэмин ителде. Балык хуҗалыгы комплексы штатлы эшләде. Шул рәвешле, 2025 елгы йомгаклар буенча эчке базар барлык азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин ителде»,-дип ассызыклады вице-премьер.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Оксана Лут Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында агросәнәгать комплексының 2025 елгы эш нәтиҗәләре һәм алдагы бурычлар турында сөйләде.
«Терлекчелектә җитештерүнең тотрыклы күләмнәре саклана, су биоресурсларын чыгару күләме 4,7 млн. тонна тәшкил итте. Азык-төлек продуктларын эшләп чыгару эчке базар ихтыяҗларын тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирде», - дип билгеләп үтте Оксана Лут.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы әйтүенчә, соңгы ун елда экспорт күләме өч тапкырга диярлек арткан – узган ел нәтиҗәләре буенча ул 41,6 млрд доллар булган. Натураль күләмнәрдә 83 млн тоннадан артып китте, бу Россиягә дөньяда иң эре азык-төлек экспортерлары бишлегендә үз урынын саклап калырга мөмкинлек бирде, - диде ул.
«Алда безнең масштаблы бурычларыбыз бик күп, һәм ышанабыз, бергәләп, Президент һәм Хөкүмәт ярдәме белән без барлык каршылыкларны да җиңәчәкбез һәм горурлыгыбыз булган тармагыбызны үстерүне дәвам итәчәкбез. Агросәнәгать комплексында эшләү – иң әһәмиятле һәм кирәкле эшләрнең берсе. Һәм безнең уртак бурыч – аграрийлар киләчәктә дә үзләренең яраткан эше белән уңышлы шөгыльләнсеннәр, уңайлы шартларда яшәсеннәр һәм эшләсеннәр өчен һәм агросәнәгать комплексын алга таба алып барсыннар өчен мөмкин булганның барысын да эшләү», - дип ассызыклады Оксана Лут.
Чара азагында Вице-Премьер Дмитрий Патрушев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка, министр урынбасары Дмитрий Яшинга ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Рәхмәт грамоталарын тапшырды.
«Федераль токсикология, радиация һәм биология иминлеге үзәге» Федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе директоры Данил Мингалиев агросәнәгать комплексындагы казанышлары, җәмәгать эшләрен актив алып баруы һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ведомство бүләге белән бүләкләнде һәм «Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» исеменә лаек булды.