Татарстанда агротехнология класслары кураторларының һәм остазларының төбәкара конференциясе узды

2026 елның 29 мае, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агротехнология класслары кураторларының һәм остазларының беренче төбәкара конференциясе узды. Оештыручылар: «КОМОС ГРУПП» ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе»ТИО.

Конференциягә Татарстан, Удмуртия, Башкортостан һәм Пермь краеннан педагогларны, югары уку йортлары, мәгариф идарәләре вәкилләре һәм бизнес‑экспертлар җыелды. Катнашучылар «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына керә торган «АПКда кадрлар» федераль проекты кысаларында агротехклассларны үстерү турында фикер алыштылар.

Министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов, безнең республика динамикалы үсә торган төбәк, республикада якынча 900 мең кеше авыл җирендә яши, шуларның 180 меңе аграр секторда актив эшли, дип билгеләп үтте. Күп кенә күрсәткечләр буенча Татарстан башка төбәкләргә үрнәк булып тора, Россия Федерациясе икътисады буенча лидерлар бишлегенә керә.

"Россия Президенты Владимир Владимирович Путин ягыннан ярдәм күрсәтү авыл территорияләрен үстерү программаларының уңышлы гамәлгә ашырылуында төп фактор булып тора. Дәүләт сәясәте кысаларында аграр секторны үстерү һәм авыл җирлегендә тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудырыла", - дип билгеләп үтте ул.

"Узган ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында 42 агрокласс оештырылды. Бу агрокласслар 14 муниципаль районда 20 мәктәптә ачылды. Төп бурыч - укучылар арасында аграр белем бирүне киңәйтү, бу авыл хуҗалыгы өчен кадрлар потенциалын булдыруга ярдәм итә. - Агымдагы елда бу эшне дәвам итү һәм киңәйтү планлаштырыла", - диде ул.

Чара барышында спикерлар агротехкласслар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, педагогларның квалификациясен күтәрү, остазлык, укытуда ясалма интеллектны куллану һәм башка мөһим аспектлар турында сөйләделәр.

Практик якка аерым игътибар бирелде: «КОМОС ГРУПП»тан кураторларга һәм агротехкласс укучыларына методик кулланма тәкъдим ителде - аңа еллык эш планы, чек-битләр һәм дәресләр сценарийлары кергән. Катнашучылар шулай ук мәктәп укучыларының проект эшчәнлеге мисалларын күрделәр: инкубаторда чебиләр үстерү, генетика һәм үсемлекләр селекциясе буенча микропрепаратлар белән эшләү һ.б.

Конференция йомгаклары буенча катнашучылар агротехклассларны үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, аларны 2030 елга кадәр үстерү стратегиясе буенча фикер алыштылар һәм киләсе уку елына планнар билгеләделәр. Моннан тыш, тавыш бирү юлы белән иң яхшы спикерны һәм чараның иң яхшы нотыгын билгеләделәр.

Бүләкләү тантанасында агротехнологик белем бирү буенча иң яхшы мәктәпләрне билгеләп үттеләр, болар түбәндәгеләр:

- Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының 25 октябрь ис. поселокгының урта белем бирү мәктәбе - «Ел ачышы» номинациясендә җиңүче. Мәктәп KPI буенча иң югары балларны күрсәтте һәм конференция үткәрү, укытучылар өчен укулар оештыру яисә агротехкласс балаларына җәйге ял оештыру өчен 350 мең сум күләмендә грант алды.

-1нче Карагай урта белем бирү мәктәбе (Пермь крае) - “Агрога комплекслы якын килү” номинациясендә җиңүче.

- Кигбай урта белем бирү мәктәбе (Удмуртия Республикасы) - “Команда эше” номинациясендә җиңүче.

- Якшур мәктәбе (Удмуртия Республикасы) - «Иң яхшы методика» номинациясендә химия‑биология фәннәрен тирәнтен өйрәнү буенча җиңүче.

- Бабин урта белем бирү мәктәбе (Удмуртия Республикасы) — «Практик якын килү» номинациясендә актив кыр инженерлык хезмәте буенча җиңүче.

Бу мәктәпләр ребрендинг - фирма стиле дизайнын алдылар һәм агрохолдинг мәйданчыкларының берсендә проект эшчәнлегенә өйрәтәчәкләр.

Чара катнашучыларга теләкләр теләү белән тәмамланды - киләсе уку елында проектны гамәлгә ашыруда уңышлар теләделәр һәм яңа казанышлар алдыннан көч җыю өчен җәйне һөнәри юнәлешле сменаларда уздырырга киңәш иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International