Республиканың шикәр заводларында 680 мең тоннадан артык шикәр чөгендере эшкәртелгән

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. 13 октябрьгә 48,4 мең га мәйданнан (77%) 1714,1 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылган.

Сезон башыннан республика шикәр заводларына 929,4 мең тонна шикәр чөгендере китерелгән. Заводларда тәүлек саен уртача 24,7 мең тонна чөгендер эшкәртелә.

Бүгенгә 680,6 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән, 97,2 мең тонна шикәр әзерләнгән, шикәр чыгышы– 14%.

«Зәй шикәре» ААҖендә 62,3 мең тонна шикәр әзерләнгән, «Буа шикәре» ҖЧҖендә – 25 мең тонна,«Нурлат шикәре» ЯАҖендә – 10,1 мең тонна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International