Татарстанда бәрәңге җыю төгәлләнеп килә

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Республикада техник культураларны җыю дәвам итә. 2016 елның 12 октябренә 46,8 мең га мәйданнан (планнан 74%) 1632,6 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылган. Уртача уңыш гектардан 349 центнер тәшкил итә.

Бәрәңге 7,6 мең га (95%) мәйданда 130,6 мең тонна чыгарылган, уртача уңдырышлылык – гектардан 172 центнер.

Республика хуҗалыкларында яшелчә 1,2 мең га (57%) мәйданда җыелган. Тулаем җыем – 36,9 мең тонна.

Ашлык кукурузы 70,5 мең га (73%) мәйданда 226 мең тонна суктырылган, уртача уңдырышлылык –гектардан 32,3 центнер.

Көнбагыш 72,9 мең га (66%) мәйданда 101,5 мең тонна суктырылган, уртача уңдырышлылык гектардан 13,9 центнер тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International