«Чаллы-Бройлер» ҖЧҖендә тәүлеккә 144 тоннага кадәр тавык ите эшкәртү куәтенә ия яңа комплекс эшли башлаячак

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

«Чаллы-Бройлер» ҖЧҖендә тәүлеккә 144 тоннага кадәр яисә елга 49500 тоннага кадәр тавык ите эшкәртү куәтенә ия яңа комплекс эшли башлаячак. Ул 2016 елның ноябрендә файдалануга тапшырыла. Яңа комплекс Россиядә кошчылык тармагы предприятиеләре арасында иң зурысы була. Ул «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖенә Россиянең тирәнтен эшкәртелгән кош ите продукциясе җитештерүчеләрнең иң эре унлыгына керергә мөмкинлек бирә. Җитештерү куәтен арттыру предприятиегә сәүдә ассортиментын арттыру мөкинлеген дә бирә. Компания планнары буенча ул 300дән артык позиция булачак, шул исәптән хәләл продукция күләме дә арта.

«Яңа комплекс предприятиегә кызыклы проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк. Беренче чиратта, экспорт юнәлешендәге сәүдәне ачу. Бүген безнең продукция белән Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә, Фарсы култыгы, Иранда, Мароккода һәм башка илләрдә кызыксыналар. Апрельдә кошчылык комплексына Бахрейн Корольлегеннән делегация килгән иде, ул предприятиенең техник җиһазланышын югары бәяләде, хәләл продукциянең ислам конуннарына тулысынча туры килүен раслады», – дип сөйләде «Агрокөчләр» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.

Яңа комплекны төзүгә кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 3 миллиард сумнан артып китте, аларның яртысыннан артыгы объектны техник җиһазлауга тотылды. Комплекста алга киткән илләрнең заманча җайланмалары урнаштырылды, мәс., Karl Schnell, Handtmann, Guenther, Alpina, Travaglini, Webomatic, Bizerba. Комплекста шулай ук вакуумлы куттерлар, термокамералар урнаштырылган һәм заманча төргәкләү бүлекчәсе була. Яңа комплекс тулы куәткә 2017 ел ахырында эшли башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International