Республиканың Биектау муниципаль районында ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының беренче зонасы ярышлары узды

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

2016 елның 29 сентябреннән 2 октябренә кадәр Биектау районы үзәгендә XIII нче “Сәламәтлек” авыл спартакиадасы кысаларында авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының беренче зонасы ярышлары узды. Ярышларны Татарстан Республикасы “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте оештырды.

Ярышларда 14 команда катнашты. Катнашучылар 150ләп кеше иде.

1 нче урынны Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы командасы алды. 2 нче урынга Саба муниципаль районы командасы чыкты, 3 нче урында – Балтач муниципаль районы командасы.

XIII нче “Сәламәтлек” авыл спартакиадасы кысаларында авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының икенче зонасы ярышлары 2016 елның 6-9 октябрендә Болгар шәһәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International