Татарстан Республикасында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр башланды

2026 елның 18 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Җирле үзидарә органнары ассоциациясе Советы Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары Альберт Хәбибуллин, Азат Хамаев, Нәҗип Хаҗипов, шулай ук Аксубай, Алексеевск, Әлки, Зәй, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай муниципаль районнары башлыклары, районнарның авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм кооперативлар башлыклары катнаштылар.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар эш сәфәре кысаларында 57нче Татар атлары заводында һәм «Чистополье» холдинг компаниясенең «АгроРаздолье» ҖЧҖ җитештерү базасында булдылар.

Алар ат заводы территориясен карадылар, атчылыкны үстерү перспективалары, аерым алганда, нәселле атлар булдыру, үрчетү шартлары белән кызыксындылар. Бүгенге көндә заводта 100 баш мал бар. Яңа Чишмә районыннан атлар республика һәм федераль ярышларда призлы урыннар ала, Кытайга һәм Үзәк Азия илләренә, барлыгы 9 чит илгә җибәреләләр.

“Безнең район өчен традицион юнәлеш - ат үрчетү. Яңа Чишмә районының алдынгы предприятиеләре арасында Николай Скворцов җитәкчелегендәге 57нче Татар атлары заводы аерым урын алып тора”, - дип сөйләде Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Егор Тарнавский.

Аннары катнашучылар Яңа Чишмә Мәдәният йортында Татарстан Республикасы муниципаль районнарының кече хуҗалыклары җитештерә торган агросәнәгать комплексы продукциясе күргәзмәсен карадылар.

Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә Марат Әхмәтов мондый очрашуларны уздыруның актуальлеген ассызыклады. «Сезнең белән бергәләп без республика законнарын камилләштерү, кече агробизнеска өстәмә ярдәм чараларын эшләү, авыл халкының социаль һәм эшлекле активлыгын кызыксындыру буенча конкрет тәкъдимнәр әзерлибез», – диде ул.

Марат Әхмәтов республика буенча 2025 елның кыскача төп икътисадый күрсәткечләрен билгеләп узды. Узган ел йомгаклары буенча тулаем төбәк продукты 5,7 трлн. сумлык булган, сәнәгать җитештерүе индексы – 109,9 %, 2025 елда авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме 400,3 млрд. сумлык булган. “Республика җитәкчелеге һәрвакыт авыл хуҗалыгына өстенлекле мөнәсәбәттә булды, һәм мондый сәясәт әлегә кадәр дәвам итә. Илнең башка бер генә субъектында да нәкъ менә авыл хуҗалыгына һәм авыл тормышына шундый игътибар юк, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов, утырышны ачып. - Татарстан - Россия Федерациясенең иң алдынгы субъектларының берсе. Авыл хуҗалыгы авыл тормышын саклап калуның төп элементы булып тора, ә моңа, үз чиратында, авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү, бигрәк тә аның эш белән тәэмин ителеше, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне, туган телләрне саклау, яшь буынны тәрбияләү бәйле».

Марат Әхмәтов шулай ук, Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе күләменең шактый югары булуы белән аерылып тора, дип билгеләп үтте. “Без продукциянең 40%ын диярлек нәкъ менә кече хуҗалыкларда җитештерәбез”, - диде ул.

Марат Әхмәтов фермерларны һәм җитештерүчеләрне борчыган мәсьәләләргә аерым тукталды, аерым алганда, сүз сөткә сатып алу бәяләренең түбән булуы турында барды. “Бу тема кече хуҗалыкларны һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны аеруча борчый. Әмма шәхси ярдәмче хуҗалыкта бер сыер гына булса да, бу җирдә халыкның авыл тормыш рәвешен саклап калырга ярдәм итә”, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Егор Тарнавский, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары социаль-икътисадый үсешенең гомуми рейтингында Яңа Чишмә районы 11нче урында тора, дип хәбәр итте.

2025 ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы продукциясеннән акчалата табыш 5 млрд сум булган, узган ел белән чагыштырганда 26%ка арткан. Районда 88 мең гектар чәчүлек җирләрен эшкәртүче 11 авыл хуҗалыгы оешмасы һәм 45 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Егор Тарнавский районның эре авыл хуҗалыгы компанияләренә -«АгроРаздолье» ҖЧҖенә һәм «Чишмә-Агро» ҖЧҖенә аерым рәхмәт белдерде. “Район чәчүлек җирләренең 65%ын биләп, алар техникага, ашламаларга, үсемлекләрне яклау чараларына инвестицияләр кертәләр, ресурсларны саклый торган технологияләр кулланалар һәм үсемлекчелек продукциясенең 80%ын җитештерәләр”, - дип өстәде ул.

Район башлыгы сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросекторның динамик үсешенә һәрьяклап ярдәм итә торган төрле чаралар белән булыша. Узган ел дәүләт ярдәменең гомуми суммасы 153 млн сум булган.

Авыл хуҗалыгын үстерү нигезләренең берсе - авыл халкының эшлекле активлыгын даими арттыру, авылда эшкуарлыкның төрле рәвешләренә ярдәм итү.

Азык-төлек сәнәгате предприятиеләре дә район икътисады үсешенә зур өлеш кертәләр. Аерым алганда, Яңа Чишмә СОМ заводы»ның «Слобода» ҖЧҖ. Узган елда 1000 тоннадан артык коры сөт һәм 2000 тоннадан артык атланмай җитештерелгән. Бүгенге көндә һәркөнне 46 тоннадан артык чимал сөт эшкәртелә. Киләчәктә бу күрсәткечне тәүлеккә 50 тоннага җиткерү планлаштырыла. Бу бурычны гамәлгә ашыру җитештерелә торган продукция күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүне алга таба үстерү өчен алшартлар тудырачак.

Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча ел саен үткәрелә торган семинарлар ачылышында катнашучыларны сәламләп, Марат Җәббаров, авыл икътисадының төп сегменты булып шәхси ярдәмче хуҗалыклар кала, дип билгеләп үтте. Статистика белешмәләренә караганда, 2025 елда шәхси хуҗалыкларда 123,2 млрд сумлык тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, ягъни республика күләменең 31%ы.

Министр сүзләренә караганда, кече хуҗалыкларга турыдан-туры ярдәмнең иң зур өлеше шулай ук шәхси хуҗалыкларга туры килә, 2025 елда 612 млн сум җибәрелгән. “Ярдәмнең иң нәтиҗәле төре - мини-фермалар төзү. Республика буенча терлекләрнең гомуми саны кимүгә карамастан, соңгы алты елда мини-фермалар төзү программасында катнашучылар буенча терлекләр саны 4214гә кадәр артты”, - дип өстәде ул.

Министр дәүләт ярдәме чараларыннан файдаланучы һәм ветеринария таләпләрен үтәүче фермерны мисалга китерде. Яңа Чишмә районыннан Садыйков Марат 2018 елда сөтчелек юнәлешендә 100 сыерга 3,9 млн сум күләмендә грант алган. Бүген бу югары нәтиҗәле заманча хуҗалык. Эшкәртелә торган 1587 га җире, кирәкле техника җыелмасы бар. Мөгезле эре терлекләр саны 346 баш, шул исәптән 112 сыер. 2025 елда акчалата табышы 43 млн сум булган, 14 хезмәткәр эшкә урнаштырылган.

Чара азагында Марат Әхмәтов һәм Марат Җәббаров «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы», «Агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы», «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының иң яхшы рәисе» номинацияләре буенча ел саен үткәрелә торган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Киләсе зона семинар-киңәшмәсе 21 майда Татарстан Республикасының Минзәлә муниципаль районында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International