«БезБергә» («МыВместе») Халыкара Премиясенең чираттагы сезоны башланды

2026 елның 19 мае, сишәмбе

«БезБергә» премиясенең төп максаты - илдә һәм дөньяда кешеләргә булышуга һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән иҗтимагый әһәмиятле инициативалар лидерларын тану һәм аларга ярдәм итү. Премия Россиянең 2030 елга кадәр илкүләм үсеш максатларына ирешүдә җәмгыятьнең керткән өлешен күрсәтә.

Премиядә 14 яшьтән өлкәнрәк гражданнар, коммерциячел булмаган хәйрия оешмалары, коммерциячел компанияләр, шулай ук журналистлар һәм медиа өлкәсенең башка вәкилләре социаль проектлар белән катнаша ала. 2024 елдан премиядә шулай ук ихтыярыйлыкны (волонтерлыкны), хәйриячелекне һәм гражданнар инициативаларын үстерү программасын гамәлгә ашыручы Россия Федерациясе субъектлары һәм Россия Федерациясе субъектларының муниципаль берәмлекләре катнаша ала.

Премияне гамәлгә куючы - Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Премияне оештыручы - Волонтерлык үзәкләре, коммерциячел булмаган оешмалар һәм иҗтимагый үсеш институтлары ассоциациясе «Добро.рф».

Премия 2026 елның 18 мартыннан 5 декабренә кадәр уза һәм биш этаптан торачак.

Премиянең төп этапларына түбәндәгеләр керә: 2026 елның 18 мартыннан 24 маена кадәр гариза бирү этабы; 2026 елның 4 маеннан 7 июненә кадәр техник экспертиза; 2026 елның 15 июненнән 12 июленә кадәр төбәк этабы; 2026 елның 27 июленнән 30 августына кадәр ярымфинал; 2026 елның 21 сентябреннән 25 октябренә кадәр финал һәм 2026 елның 21 сентябреннән 25 октябренә кадәр лауреатларны игълан итү, 2026 елның декабрендә #МЫВМЕСТЕ гражданнар катнашындагы халыкара форум кысаларында премияне тантаналы тапшыру.

2026 елда конкурста катнашырга теләүчеләр Милли трек премиясенең 4 категориясе һәм 12 номинациясе буенча гариза бирә ала: 18 яшьтән өлкәнрәк физик затлар өчен «Шәхес» категориясе; коммерциячел булмаган оешмалар, дәүләт учреждениеләре һәм гражданнар командалары өчен «НКО һәм проектлар» категориясе; эре бизнес һәм кече һәм урта предприятиеләр өчен «Компанияләр» категориясе, Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләр өчен «Территория» категориясе.

Теркәлүне рәсми сайтта түбәндәге сылтама буенча узарга була: https://премия.мывместе.рф.

Дирекция карары белән Премиянең алтынчы сезонында түбәндәге махсус номинацияләр билгеләнде:

- «ел партнерлыгы» номинациясе - секторара хезмәттәшлек принципларына нигезләнгән социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда партнерлар белән үзара файдалы нәтиҗәләргә ирешкән өчен бирелә;

- «Халык тануы» номинациясе - халык тавыш бирүендә иң күп тавыш җыйган Премия финалистларына бирелә;

- «Бердәмлек көче» премиясе - Россия халыкларының бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән социаль әһәмиятле проектлар һәм инициативалар өчен бирелә.

Әлеге махсус номинациядә катнашу өчен гаризаны тиешле проектны яисә инициативаны гамәлгә ашыручы теләсә кайсы катнашучы бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International