2026 елның 26 - 30 маенда Россиядә икенче тапкыр Бөтенроссия агродиктанты – агросәнәгать комплексы, авыл территорияләре һәм илнең азык-төлек иминлеге турындагы белемнәрне тикшерү буенча федераль акция узачак. Диктантны онлайн https://агродиктант.рф/ платформасында (алдан теркәлү таләп ителә) яисә оештырылган мәйданчыкларның берсенә килеп язарга мөмкин.
Татарстан Республикасында «Бөтенроссия агродиктантын» уздыруның төп төбәк мәйданчыгы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булачак, адресы: Федосеев ур., 36 йорт. Биредә 29 майда 10:00 сәгатьтә катнашучылар үзләренең белемнәрен тикшерә һәм 40 минут эчендә 30 тест соравына җавап бирә алачак.
Быел тематика киңәйтелде: моңа кадәр таныш булган – үсемлекчелек, терлекчелек, балык хуҗалыгы, цифрлаштыру, экспорт, агротуризм, азык-төлек иминлеге блокларына «Авыл хуҗалыгы икътисады» бүлеге өстәлгән. Биремнәр катнашучының яшен һәм әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып төзелгән.
Россия иң эре азык-төлек җитештерүчеләр һәм экспортерлар рәтенә керә. Агросәнәгать комплексы күпчелек гражданнарның аның турындагы күзаллаулары яңарып өлгергәнгә караганда да тизрәк цифрлаштырыла һәм үзгәрә. Агродиктант һәркемгә, һөнәренә һәм яшенә карамастан, үзен тикшерергә һәм «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм итү өчен илнең азык-төлек бәйсезлеге нәрсәдән гыйбарәт булуы турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә.